Зәй офыклары

Зәй музеенда рәссам Фердинанд Тевс күргәзмәсе эшли

Рәссамның иҗаты Зәй белән тыгыз бәйләнгән.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Рәссам Фердинанд Тевс” күргәзмәсе ачылды. Аның иҗаты Зәй белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ менә биредә ул талантлы рәссам буларак калыплана.
Фердинанд Николаевич 1947 елның 14 сентябрендә Омск өлкәсенең Аполлоновка авылында туа. (XX гасыр уртасында әлеге авыл халкының 70 процентын немецлар тәшкил итә.) 1960 ел ахырында Зәйгә ГРЭС төзелешенә килә һәм «Волгоэнеромонтаж» трестында монтажчы булып эшли башлый. Аннан 1970 елда төзелеп килүче тәгәрмәчләр заводына эшкә урнаша. Табигатьтән аңа рәсем төшерү сәләте бирелгән була һәм ул заводта рәссам-бизәүче булып эшли башлый. Заводта аерым рәссамнар төркеме булдырыла. Сүз уңаеннан, ул тормышын рәсем сәнгатенә багышларга теләп, Н. Крупская исемендәге Мәскәү халык сәнгать университетында белем ала.
Заводта ул вакытта рәссам-бизәүчеләр иҗат төркемендә Б. Порываев, В. Наймушин, И. Алякин, В. Алякина, С. Цыганов, А. Алдошин, З. Кошелюк хезмәт куя. Соңыннан алар профессиональ рәссамнар буларак калыплана, күпләре сәнгать мәктәбендә яшь рәссамнарны укыта.
"1970-1980 елларда Зәйнең иң зур предприятиесе - тәгәрмәчләр заводында рәссам-бизәүчеләр киң колачлы эш алып барды. Завод проект куәтенә җиткән елларда коллективта алты меңнән артык кеше хезмәт куйды. Рәссамнар күпсанлы технологик графикларны, таблицаларны, схемаларны сыздылар һәм тутырдылар, төрле стендлар, плакатлар ясадылар. Моннан тыш, һәр цех бәйрәмнәргә, демонстрацияләргә машиналар бизи, транспарантлар яза иде. Әле бу эшләргә тагын балалар бакчалары, шефлыкка алынган мәктәпләрдә биналарны бизәүдә ярдәм итү өстәлә. Ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә, эш сәгате чыккач та калып эшләргә туры килде. Бу эшләр барысы да кулдан эшләнде, чөнки ул вакытта куәтле сканер һәм принтерлар юк иде. Шулай да рәссамнар үзләренә ирекле иҗат өчен вакыт тапты”, - дип искә ала ул елларны Зәй рәссамы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Сергей Цыганов.
Сергей Александрович әйтүенчә, Фердинанд Николаевич белән алар бик якын дуслар булган. Нәкъ менә Тевс аның рәсемм сәнагтендә осталыкка ирешүдә беренче укытучысы, остазы була. Алар бергәләп этюдларга чыгалар, беренче полотналарын ясыйлар, күргәзмәләргә әзерләнәләр.
Тәгәрмәчләр заводы рәссамнарының беренче күргәзмәсе административ бинада оештырыла. Нәкъ менә шул башлангычтан шәһәрдә “Октябрь” Мәдәният сараенда, аннан туган як тарихын өйрәнү музеенда сәнгать күргәзмәләре уздырылаа башлый.
Фердинад Тевс гаиләсе белән 1990 елда Германиягә яшәргә китә. Ул анда борынгы җиһазларны реставрацияләү белән шөгыльләнә, фаянс җитештерү фирмасында эшли. Барысы да аның тормышында яхшы кебек, хатыны Марина да, ике кызы – Анжелика һәм Рита да яңа урынга тиз җайлаша. Әмма аны яшьлеге узган, мәхәббәтен тапкан, рәссам буларак калыпланган Зәй үзенә тарта.
Фердинанд Николаевич Зәйгә күп тапкырлар кайта, дуслары белән очраша, музейда була. Нәкъ менә яңа гына ачылган Зәй музеенда аның картиналары урын ала. Соңрак, Германиягә китәр алдыннан, Тевс бу картиналарын музейга бүләк итеп тапшырып калдыра.
Агымдагы елның 15 ноябрендә Фердинанд Николаевич Тевс арабыздан китте. Аның истәлеге булып музейда картиналары калды.
Людмила Симонова, музейның фәнни хезмәткәре

Фотолар музей архивыннан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: