Зәй офыклары

Зәй музеенда сайлаулар турында сөйләштеләр

Туган як тарихын өйрәнү музеенда "Нәрсә ул сайлаулар?" дип исемләнгән яшь сайлаучылар өчен мәгълүмати-танып белү уены үткәрелде. Анда 1нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары катнашты.

 Чараны оештыруның максаты - булачак сайлаучыларны сайлаулар үзенчелекләре белән таныштыру, актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итү.

Уен башында катнашучылар Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын искә төшерделәр, аннан соң Борынгы Греция, Рим, Русьта сайлауларның ничек үткәрелүе турында белделәр, Россия Дәүләт Думасы оешу чорларына кайттылар.

Соңыннан яшүсмерләр үзләрен сайлаучылар буларак та, кандидатлар буларак та, хәтта Президентлыкка кандидат буларак та сынап карадылар. Төрле төгәлсезлекләр буенча фикер алыштылар, документлардагы ялгышлыкларны ачыкладылар. Шул рәвешле, сайлауларның мөһимлеген аңладылар. Очрашу азагында укучыларга илнең сәяси тормышында нәкъ менә сайлауларның бик тә мөһим роль уйнавын аңлаттылар, киләчәккә битараф булмаска чакырдылар. 

Роза  Иванова, музей директоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: