Зәй офыклары

Зәй музеенда “Сәнгать төне” узды

4 ноябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Халыклар бердәмлеге көне һәм Бөтенроссия акциясе кысаларында “Сәнгать төне” уздырылды.

“Сәнгать төне” – сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм заманча технологияләрне берләштергән иҗат төне.
Бу көнне музейга килүчеләр өчен  гадәти булмаган программа әзерләнгән иде. Музейга “Шатлык” социаль  хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр белән бергә Чаллы, Казан, Чистай, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләр дә килде.
Музейның беренче катында күргәзмәләр эшләде. Ә иң яшь тамашачылар – 1нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен күләгәләр театры әзерлнгән иде. Ә икенче катта шигърият яратучылар җыелды. Кичә гадәти булмаган чара “Иске йорт легендалары” белән тәмамланды.
Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: