Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй музеенда яңа экспонат пәйда булды

30 августта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее яңа экспонат белән тулыланды. Ул – дүрт шевронлы Россия космонавтының яңа костюмы.

“Әлеге космонавт костюмы Мәдәни инициативалар президент фонды конкурсында откан грант акчалары хисабына Звездный  шәһәрчегеннән сатып алынды,” – ди музей директоры Александр Исаков.

Яңа космонавт костюмы Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында зәйлеләргә музей тарафыннан оештырылган махсус күргәзмәдә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шулай ук Мәдәни инициативалар президент фонды конкурсында откан грант хисабына сатып алынган  "Космостан - турыдан-туры Зәйгә" күргәзмәсе, фотозона һәм планетарий тәкъдим ителде. Күргәзмә проекты күпләрне мавыктыргыч булуы белән гаҗәпләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев