Зәй офыклары

Зәй музыка мәктәбендә 55нче чыгарылыш кичәсе онлайн режимда узды

Бүген Зәйнең музыка мәктәбендә 55нче чыгарылыш кичәсе онлайн уздырыла.

Быел музыка мәктәбен 35 яшь зәйле тәмамлый. Аларның 12се  - фортепиано, 14е - халык уен кораллары, 9ы оркестр бүлекләрен  тәмамлады.  Музыка мәктәбе директоры Дина Коронова белдерүенчә, 12 чыгарылыш укучысына укуда, бәйгеләрдә, концертлар кую юнәлешендәге уңышлары өчен Мактау грамоталары бирелгән. Алар - Злата Расторгуева, Әлфия Сираева, Полина Недошивина, Елена Цыганова, Миләүшә Әгъләмова, Элина Гадиева, Алия Әхмәтшина, Милена Готькина, Ангелина Пилясова, Кәрим Сөләйманов, Екатерина Гудошникова, Искәндәр Закиров.
Онлайн  чыгарылыш кичәсе уңаеннан музыка мәктәбе видео мөрәҗәгатьләрне, фотослайдлар җыелмаларын, төрле концерт-бәйгеләрдән чыгышларны интернетта социаль челтәрләргә урнаштырды.
Ә балаларга мәктәпне тәмамлау турындагы документлар, берәм-берәм билгеләнгән вакытка чакырылып, барлык санитар таләпләрне үтәп  тапшырылды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: