Зәй офыклары

Зәй музыкантлары кайда да булдыра

Түбән Камада "Татарстан мәрҗәннәре» дип исемләнгән халыкара конкурс-фестиваль узды. Анда Зәй музыка мәктәбе укучылары да үзләрен сынады.

 «Инструменталь башкару. Дуэт” номинациясендә  Тимур Дериглазовның  – гитара һәм  Полина Недошивинаның  флейта дуэты  I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Алар белән Зөлфия Селиверстова һәм  Надежда Бурмистрова шөгыльләнә.
 «Инструменталь башкару. Фортепиано. Соло» номинациясендә  Никита Денисов (укытучысы Татьяна Тимофеева) һәм  Александр Йосыпов (Татьяна Жигалова) I дәрәҗә лауреат булды. «Музыка кино һәм ТВ. Соло»  номинациясендә Арина Хохлушина (Лилия Гыйлаева) I дәрәҗә лауреат булды.

«Патриот җыр. Соло»дан берюлы өч I дәрәҗә лауреат исемен алдылар зәйлеләр. Алар - Диана Никифорова  (Лилия Гыйлаева), Арина Столярова  һәм Зарина Әхмәтшина (укытучылары Люция Кадыйрова һәм  концертмейстер Татьяна Тимофеева).
Тагын бер номинация зәйлеләргә  уңыш китерде.  «Инструменталь башкару.  Халык инструменты. Соло» номинациясендә Раил Хәкимуллин – I, Вадим Никифоров (Надежда Красильникова),  Тимур Дериглазов,  Ксения Бардина (Зөлфия Селиверстова, концертмейстер Ирина Нырова)  II дәрәҗә лауреат булды.

«Эстрадный вокал. Соло»дан  Гөлназ Гыйлаева һәм  Ксения Семенова -  II, Әдилә Романова III дәрәҗә лауреат булды. Аларның укытучылары Зөлфия Долгова.  «Инструменталь башкару. Дуэт»  номинациясеннән Әлфия Сираева (фортепиано) һәм   Азалия Сәлимгәрәева (домра) дуэты, «Халык җыры. Соло»да – Айзилә Бәдретдинова III дәрәҗә лауреат булдылар. Аларны  фестивальгә Елена Кускова, Анна Краснова һәм Лилия Гыйлаева әзерләде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: