Зәй офыклары

Зәй оешмасы җитәкчесе мошенниклар сайтына юлыккан

Зәй кешесе интернет челтәрендә отышлы бәядән төзелеш материалларын эзләп тапкан һәм мошенниклар сайтына эләккән.

Ир-ат  товар сатыла торган  тематик сайтларның берсенә кергәч, аны  бәяләрнең  бик түбән, ә сату-алу шартлары бик отышлы булуы кызыктыра. Шулай итеп, ул мошенниклар сайтына заказ биргән һәм  409500 сум акчасын югалткан. Бу хакта тулырак эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе бүлеге башлыгы урынбасары  Елена Перцева сөйли:
-Төзелеш сезоны тулы көченә бара. Бер кече оешма җитәкчесе интернет челтәрендә  төзекләндерү  эшләрен башкару өчен агач материаллары эзли. Отышлы тәкъдимнәр урнаштырылган сайтны тапкач,  аның  мошенниклар сайты булуы башына да килми. Сайт анда бернинди шик тудырмый, шуңа күрә ир-ат килешү-заказ  ясый. Заказны рәсмиләштереп, ул түләү килешүе буенча 409500 сум акча җибәрә. Аннары ир-ат  күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, заказны рәсмиләштерү өчен кирәк булган түләү кәгазен җибәрүләрен үтенгән. Товар 1 июльдә килергә тиеш иде булса да, тик ул да китерелми. Мошенниклар телефон шалтыратуларына җавап бирми башлый. Мошенниклар кармагына эләгүен аңлаган ир-ат соңыннан гына  сайт турында башка кешеләрнең бәяләмәләрен укый башлый. Анда исә күпләр сайтның мошенниклар кулында булуын язган була.
Эчке эшләр бүлегендә әлеге факт буенча  җинаять эше кузгатылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: