Зәй офыклары

“Зәй офыклары” газетасы коллективы Зинаида әбине бәйрәм белән котлады

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан безнең "Зәй офыклары" газетасы коллективы да сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү акциясенә кушылды. Шул уңайдан газета хезмәткәрләре коллективның якын дусты, шәһәрдәшебез Зинаида Урамова янында булды, аны бәйрәм белән котлады. Зинаида ханым Югары Баграж авылы кызы. Ул Бөек ватан сугышында биш абыйсын югалткан, ә бер абыйсы...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан безнең "Зәй офыклары" газетасы коллективы да сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү акциясенә кушылды. Шул уңайдан газета хезмәткәрләре коллективның якын дусты, шәһәрдәшебез Зинаида Урамова янында булды, аны бәйрәм белән котлады. Зинаида ханым Югары Баграж авылы кызы. Ул Бөек ватан сугышында биш абыйсын югалткан, ә бер абыйсы исән килеш әйләнеп кайткач, сугыш яраларыннан терелә алмый дөнья куйган. Һәр Җиңү көне саен Зинаида Урамова митингка абыйларының фотосурәтләрен күтәреп чыга. Тыл ветераны авыр елларның ачы михнәтләре, сугышлар кабатланмавын тели. Күк йөзен хәрби самолетлар түгел, тынычлык символы - күгәрченнәр бизәсен, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: