Зәй офыклары

“Зәй офыклары” газетасы “Ышаныч һәи иминлек” бәйгесендә икенче урынны алды

Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган "Ышаныч һәм иминлек" XIII республика конкурсына йомгак ясалды. Бәйгенең төп максаты юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатчелекнең игътибарын җәлеп итү, телевидение, радио, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы журналистларның әлеге темага иң яхшы эшләрен ачыклау һәм билгеләп үтү...

Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган "Ышаныч һәм иминлек" XIII республика конкурсына йомгак ясалды. Бәйгенең төп максаты юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатчелекнең игътибарын җәлеп итү, телевидение, радио, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы журналистларның әлеге темага иң яхшы эшләрен ачыклау һәм билгеләп үтү иде. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов тантанада катнашучыларны сәламләп:

-Теләсә кайсы журналисттан юл-патруль хезмәте инспекторын ясарга була. Һәр журналист йөзләгән инспекторны алмаштыра. ЮХИДИ идарәсе җитәкчелегендә эшләү дәверендә әлеге гыйбарә һәрчак расланып килә. Сезнең каләмегез үткен, сыйфатлы, профилактик көчкә ия. Киләчәктә дә республикабыз халкын дөрес мәгълүматлаштыру юнәлешендә эш дәвам итәр дип уйлыйм. Уңышлар сезгә!" - дип ассызыклады.

Бәйге 6 номинациядә үткәрелде: "Балаларга - имин юллар", "Юлларның көндәлек тормышы", "Юл сагында", "Социаль реклама", "Юл хәрәкәте кагыйдәләре - тормыш кагыйдәләре", "Иң яхшы район (шәһәр) газетасы" . Соңгы номинациядә, юл хәрәкәте иминлеген иң тулы яктырткан басма матбугат чараларының берсе буларак, "Зәй офыклары" газетасы да бүләкләнде, икенче урынга лаек булды. Редактор Николай Шамионовка тантаналы төстә диплом һәм бүләкне жюри әгъзасы, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров тапшырды. Ә "Балаларга - имин юллар" номинациясендә журналист Энҗе Әгъләмова бүләкләнде. Ул агымдагы елда юл хәрәкәте иминлеге буенча да яхшыруын билгеләп үтте:

- Әлеге темага язучы журналистларыбызның юлдагы проблемаларны тирәнтен белеп, укучыларга үтеп керә алырлык профилактик материаллар язучылары сөендерә. Ышаныч һәм иминлек өчен менә шулай бердәм булырга кирәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: