Зәй офыклары

“Зәй офыклары” газетасы - файдалы бүләк

2020 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе барышында да "Подписка бүләк ит" акциясе гамәлдә.

Әлеге акция кысаларында әти-әниеңне яки туганнарыңны гына түгел, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, өлкәннәр һәм инвалидларны хәйрия максатында газета-журналларга яздырырга була. Ул игелекле чара булып тора. Бер көнлек кенә, бер тапкыр куллану белән генә чикләнми мондый бүләк -ярты ел буе атнасына бер мәртәбә район газетасы килеп тора һәм берәүнең яхшылыгын, матур гамәлен искә төшерә.
Акциягә район җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре дә кушылды. Алар акция кысаларында аз керемле гаиләләр, инвалидларны хәйрия максатында район газеталары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га яздырды. Район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма  комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәр яртыеллыкта мохтаҗ гаиләләрне, инвалидларны газетага яздыруда ярдәм кулы сузалар. Бу юлы да алар 8 кешегә “Зәй офыклары” газетасын яздырды. Шулай ук шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, ике район газетасын, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Захарова, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев,  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев,  “Шатлык” балалар бакчасы мөдире Рәзинә Борһанова, “Уймак кыз” балалар бакчасы мөдире Анна Романова берәр кешене “Зәй офыклары” газетасына яздырдылар.
Бу игелекле затларыбыз яздырган газетаны әлеге абунәчеләребез бик сөенеп редакциядән килеп алалар. Аларны газетага яздыручыларга рәхмәт әйтеп, аларга изге теләкләрен җиткерәләр.
Июль аеннан  Зәйдә яшәүче күп балалы Г. Әһлиуллина (Октябрь урамы адресы буенча), физик мөмкинлеге чикләнгәннәр М. Фасаева (Ленин урамы), Г. Зәйнуллина (Ленин урамы), Р. Рәхимҗанова (Гагарин урамы), М, Хәлиуллин (Октябрь урамы), Р. Әгъләмов (Крупская урамы), Ә. Шәфиева (Ялчыгол урамы), Ф. Латыйпов (Ленин урамы), Р. Нәбиуллина (Җиңү проспекты), М. Зәйнетдинов (Октябрь урамы) газетаны редакциядән килеп ала алалар. Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: