Зәй офыклары

“Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Рәзимә Кашапова фотоконкурста катнашты

Хезмәттәшебезне чираттагы уңышы белән котлыйбыз.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Туган авылым» милли комплексы «Туган авылым» республика фотоконкурсы уздырды.
Республика тарихында әле мондый фотоконкурс беренче мәртәбә оештырылды. Нәкъ менә авылда милли мәдәниятнең чишмә башы формалаша, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары саклана, торгызыла. Шул ук вакытта авылның заманча көнкүреше, авыл халкының көндәлек тормышы бүген шактый үзгәрде.
Фотоконкурста “Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Рәзимә Кашапова катнашып, сертификат белән бүләкләнде. Без хезмәттәшебезне котлап, аңа алга таба да уңышлар, иминлек телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: