Зәй офыклары

“Зәй офыклары“ газетасы укучылары арасында бүләкләр уйнатылды

“Зәй-информ” оешмасы 2020 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында, алдан вәгъдә ителгәнчә, бүләкләр уйнатты.

Моның өчен  язылу квитанцияләренең күчермәләрен редакциягә юлларга кирәк иде.
”БарсМед” томография үзәгеннән ташламалы бәядән тикшерү узу өчен 5 кеше сертификатка ия булды. Алар – Марина Халикова, Анастасия Борисова, Кәлимуллина, Рамил Бакиев, Рәшидә Җиһаншина.   
Ә бер укучыбыз – Ирина Чернова “Галерея окон” салоныннан 1 мең сумлык сертификат отты.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм бүләкләрен редакциядән килеп алуларын сорыйбыз. Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50.
Район газетасына язылыгыз, барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз һәм безнең конкурсларда, акцияләрдә катнашыгыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: