Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Зәй офыклары” Сарсаз-Баграждагы укучылары белән очрашты

“Журналист десанты” проектының максаты – 1 апрельдә старт алучы газетага язылу кампаниясе алдыннан укучыларыбыз белән очрашу, фикер алышу.

Кичә - 30 мартта “Зәй офыклары” коллективы “Журналист десанты” проекты кысаларында Сарсаз-Баграж авылында булып кайтты. Әлеге проектының максаты – 1 апрельдә старт алучы газетага язылу кампаниясе алдыннан укучыларыбыз белән очрашу, фикер алышу. Бүгенге көндә “Зәй офыклары” – район тормышын яктыртучы газета гына түгел, ә күпкырлы, укучы белән сайт, социаль челтәрләр аша элемтә тоткан басма да, шуңа күрә укучыбыз белән турыдан-туры аралашу мөһим безгә. Беренче шундый десант Сарсаз-Баграж авылына булды.

Авыл ниләр белән яши? Нинди проблемалар бар? Газета битләрендә, месенджерларда ниләр күрәсе килә? Авыл халкы белән очрашуда нәкъ менә шушындый сораулар күтәрелде.

Очрашуда авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов, сәнагать җитәкчесе Роза Герасимова,  китапханәче Марина Халикова, почтальон Надежда Романова, авылның йөзе булган, безнең актив укучыларыбыз һәм язучыларыбыз Галина Минеева, Ирина Чернова, Мария Журавлева, Татьяна Глухова, һ.б. катнашты.

Кичә җылы һәм эчкерсез килеп чыкты, сөйләшү җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук теләгән кеше киләсе яртыеллыкка “Зәй офыклары”на языла алды.

“Зәй офыклары” баш редакторы Энҗе Әгъләмова сарсазбагражлыларга мөрәҗәгать итеп, газетага язылуда активлыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Җирлек башлыгы Павел Николаевич мондый очрашуның кирәкле һәм көтелгән булуын әйтте.

- Авыл тормышы, кеше язмышлары турындагы язмаларны яратып укыйбыз, - диде ул.

Очрашу вакытында авыл проблемалары, аларны газета битләрендә яктырту турында да фикер алышу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев