Зәй офыклары

"Зәй офыклары" ярдәме белән Фатыйма әбинең туганнары табылды

Туганнар табышты, алар телефоннан сөйләшеп, аралашкач, бу турыда язмаларны дәвам итәчәкбез.

 “Зәй офыклары” газетасы сайтында “Фатыйма әби туганнарын эзли” дигән язманы куюга,  икенче көнне үк шалтыратучылар булды. Социаль сайтларның мөһимлеге турында сөйли бу. Әлеге һәм “Туганнары кирәк кешегә” язмаларында  Үзбәкстаннан Фатыйма  Бабакуловна Абдуллаеваның Шыкмай һәм Бура-Киртә авылларыннан туганнарын эзләве турында бәян ителә. Шыкмайдан Зәйфәрә Наумова (Галиуллина) шалтыратып, әтисе Шәрифҗан Галиуллинның Фатыйманың әнисе Фәния апаның  туганы булуы турында сөйләде. Без Зәйфәрә апага Фатыйма апаның телефонын бирдек. Туганнар телефоннан сөйләшеп, аралашкач, бу турыда  язмаларны дәвам итәчәкбез. Язмалар сезгә дә кызыклы булыр, шәт.

Югалышсагыз да, бер берегезне эзләгез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: