Зәй офыклары

“Зәй офыклары”на язылып, бүләк оттылар

“Зәй-информ” оешмасы 2020 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуы турында хәбәр иткән идек.

Бу көннәрдә җиңүчеләребез редакциядән бүләкләрен килеп ала.
Марина Халикова белән Ирина Чернова – Югары Баграж кызлары, игезәкләр, икесе дә Сарсаз-Баграж авылына килен булып төшеп, матур тормыш алып баралар, балалар үстерәләр. Марина – авыл китапханәчесе, Ирина – татар теле укытучысы.  Алар икебез дә газетабызның актив хәбәрчеләре. Авылдагы яңалыклар, авыл тормышы,  хезмәттәшләре турында мәкаләләре еш газетабыз битләрендә урын ала.
-“Зәй офыклары” газетасын бала вакыттан бирле укыйбыз. Әти-әниебез район газетасына һәрвакыт язылдылар. Квитанцияне исә редакциягә почта аша юллаган идек. “Татмедиа” оештырган акцияләрдә дә катнашыбыз киләбез. Гаиләләребездә районда булган вакый-галарны кызыксынып, яратып укыйбыз, - ди кызлар.
Ә без исә җиңүчеләрне котлыйбыз, активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Район газетасына язылыгыз, барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз һәм безнең конкурсларда, акцияләрдә катнашыгыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: