Зәй офыклары

Зәй педагоглары - бәйрәм тантанасында

Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады. Тантанага республиканың иң яхшы 5 меңнән артык...

Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады. Тантанага республиканың иң яхшы 5 меңнән артык педагогы чакырылды. Зәйдән анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова җитәкчелегендә биш дистәдән артык тәжрибәле, нәтиҗәле эшләүче, грант откан, конкурс-бәйгеләрдә уңыш яулаган укытучылар, тәрбиячеләр катнашты. Казанда яки авылда яшәвенә карамастан, без һәр балага сыйфатлы белем бирүгә гарантия бирергә тиеш, моның өчен бездә шартлар бар, диелде тантанада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: