Зәй офыклары

Зәй пляжында су коенырга рөхсәт иттеләр

Зәй пляжы Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсеннән санитар-эпидемиологик нәтиҗә алды.

 «Бүгенгә су объектын рекреацион максатларда файдалануга өч территория санитар-эпидемиологик нәтиҗә алды. Бу  - Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсе, Лаеш һәм Зәй шәһәрләре», — диде  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Роспотребнадзор идарәсе суның нормага туры килүен күзәтүен дәвам итә.

Барлык пляжларның да Роспотребнадзор тарафыннан гариза буенча бирелә торган санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе булырга, шулай ук Covid-19 яңа коронавирус таралуга каршы тору буенча ведомство күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Җиһазны дезинфекцияләргә кирәк, шәхси гигиена һәм чиста су саклау өчен инфраструктура булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: