Зәй политехник колледжында агымдагы уку елы дәвамында килешү нигезендә "Зәй шикәре" ААҖ е белгечләре сакчыл җитештерү темасы буенча аерым дәресләр алып барды. Җәмгыять белгечләре әлеге тема буенча үзләре мондый эш алымына японнардан өйрәнсәләр, аны безнең студентлар белән дә уртаклашып, киләчәктә үзләре өчен сакчыл җитештерү үзенчәлекләрен белүче һөнәр ияләре әзерләүгә өлеш...
Зәй политехник колледжында агымдагы уку елы дәвамында килешү нигезендә "Зәй шикәре" ААҖ е белгечләре сакчыл җитештерү темасы буенча аерым дәресләр алып барды. Җәмгыять белгечләре әлеге тема буенча үзләре мондый эш алымына японнардан өйрәнсәләр, аны безнең студентлар белән дә уртаклашып, киләчәктә үзләре өчен сакчыл җитештерү үзенчәлекләрен белүче һөнәр ияләре әзерләүгә өлеш кертәләр, ди колледж директоры Николай Воропаев. Теориядә алган белемнәрне студентлар "Зәй шикәре"ндә экскурсиядә булып, аның гамәлдә ничек кулланылуын да күрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа