Зәй офыклары

Зәй политехник колледжы яңа сулыш алачак

Зәй политехник колледжында зур төзекләндерү эшләре башлау планлаштырыла. Биредә уку аудиторияләрен дә, студентлар өчен тулай торакны да заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртү күздә тотыла. Анда киләчәктә район предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү максаты алга куела һәм алар евро стандартларга яраклаштырылган продукция эшләп чыгарырлык алдынгы карашлы хезмәткәрләр булсын өчен, уку барышында...

Зәй политехник колледжында зур төзекләндерү эшләре башлау планлаштырыла. Биредә уку аудиторияләрен дә, студентлар өчен тулай торакны да заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртү күздә тотыла. Анда киләчәктә район предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү максаты алга куела һәм алар евро стандартларга яраклаштырылган продукция эшләп чыгарырлык алдынгы карашлы хезмәткәрләр булсын өчен, уку барышында ук предприятиеләрнең җитештерү мәйданнарында практика үтүне җайга салу планы бар. Студентларга яшәү шартлары да яхшыртылачак, тулай торак бүлмәләрен арттыру өчен Яңа шәһәрдәге урман буенда ташландык хәлдәге күпкатлы йортны кабат колледжга кайтарып төзекләндерү уйланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: