Зәй офыклары

Зәй политехник колледж студентлары журналистлар булып эшләп карады

Һәркемгә рольләр бүлеп бирелде: корреспондент, баш мөхәррир, калыплаучы һәм газетаны таратучы. 13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелде. Бу - безнең яратып укый торган басмаларны чыгаруда катнашучы бик күп кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Россия матбугаты көне уңаеннан политехник колледж студентлары өчен брейн-ринг оештырды.  
Брейн-ринг өч турдан торды. Беренче һәм икенче турларда  журналистиканың төп жанрлары белән бәйле сорауларга җавап бирелде. Ә өченче турда студентларга  журналистлар булып эшләргә һәм һәр командага газета чыгарырга туры килде. Һәркемгә рольләр бүлеп бирелде: корреспондент, баш мөхәррир, калыплаучы һәм газетаны таратучы. Моның өчен студентларга китапханәчеләр, китап укучылар белән аралашырга туры килде. Студентлар газеталарын иҗади төстә тәкъдим итеп, аның эчтәлеге белән таныштырдылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: