Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй политехник колледж укытучысы республика конкурсында танылды

Производствога өйрәтү остасы Татарстан башкаласында бүләкләнде.

Агымдагы елның 22 февраленнән башлап республика һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында “2021 елның иң яхшы яшь укытучысы” дип аталган конкурс узды.


Конкурс ике этапта үтте. Читтән торып үткәрелгән беренче этапта конкурста катнашучыларга үзләренең һөнәри эшчәнлеге турында портфолио җибәрергә кирәк иде.


12-14 апрельдә Казан педагогика колледжы базасында узган чираттагы этапта конкурста катнашучылар һөнәргә ни рәвешле килүләре турында сөйләделәр һәм проект эшен башкардылар.
Биремнәрне үтәү нәтиҗәләре буенча Зәй политехник колледжының производствога өйрәтү остасы Екатерина Перовская республика һөнәри белем бирү оешмаларының 15 иң яхшы укытучысы исемлегенә керде.


Ул биредә өч ел гына эшли. Шушы ук колледжда укуын тәмамлап, Екатерина ел дәвамында пешекче булып эшләгән. Кызның сәләтен күреп, аны производствога өйрәтү остасы итеп чакыралар. Хәзер ул үзе пешекче һөнәрен үзләштерүчеләрне аш-су әзерләү серләренә өйрәтә.

- Конкурста катнашу миңа алга таба үсү өчен яхшы тәҗрибә алу булды. Һөнәрем буенча алга таба камилләшү өчен стимул барлыкка килде, - ди Екатерина Перовская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев