Зәй офыклары

Зәй политехник колледжында хәрби хезмәтне контракт нигезендә узу турында сөйләштеләр

Тиздән, дөресрәге 1 октябрьдән, хәрби хезмәткә көзге чакыру башлана.

Югары һәм махсус урта белемле призывникларның сайлау хокукы бар: хезмәтне чакыру буенча узаргамы, әллә контракт буенчамы? Әгәр сроклы хезмәт сайланса, егетләр бер ел хезмәт итәчәк, ә инде контракт буенча хезмәт армия сафларында ике ел хезмәт итүне тәкъдим итә. Контракт буенча хезмәт иткәндә акча, әлбәтә,  күбрәк түләнә. Контракт буенча хезмәтне сайлаганда призывник хезмәтне үтү урынын да үзе сайлый.
Әлеге уңайдан бүген Зәй политехник колледжында хәрби хезмәтне  контракт нигезендә үтүгә багышланган чара үтте: чыгарылыш курс студентлары  район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов һәм Казанның хәрби хезмәткә контракт нигезендә сайлап алу пункты инструкторы Алексей Дмитриев белән очрашты.
Очрашуны колледж директоры Сергей Максимов ачып, хәрби хезмәт итү  һәр егетнең Ватан алдындагы изге бурычы булуны әйтеп үтте.
-Безнең уку йортын тәмамлаган егетләр чакыру буенча да, шулай ук контракт нигезендә дә әлеге бурычларын намус белән үтиләр, - диде ул.
Айрат Әгъләмҗанов чыгышында соңгы елларда егетләрнең контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүгә өстенлек бирүләрен билгеләп үтте. Бүгенге көндә дә 5 зәйле контракт нигезендә хезмәткә әзерләнә, диде.
Әлбәттә, контракт нигезендә хезмәт узу, аның өстенлекләре, каралган ташламалар турында сайлап алу пункты инструкторы Алексей Дмитриев аңлатты.
- Контракт буенча хәрби хезмәт үтүче – бу Ватанның профессиональ яклаучысы. Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү үзендә дәүләт һәм шәхси мәнфәгатьләрне берләштерә. Бер яктан  бу – Ватаныбызның оборона сәләтен ныгытуга ирекле һәм патриотик өлеш кертү, икенче яктан – контракт буенча хәрби хезмәт – социаль һәм икътисади якланганлыкның тотрыклы нигезе, - диде ул.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: