Зәй офыклары

Зәй политехник колледжында - “Сәламәтлек көне” (фоторепортаж)

Бу минутларда Зәй политехник колледжында “Алтын манзара” дип аталган спорт бәйрәме бара.

Аны сәламәтлек көне дип атасак та, дөрес булыр. Чөнки уку йортының барлык студентлар спорт ярышларында катнашырга чыкты һәм ГТО комплексы нормативларын тапшыра.
Әлеге ярышлар  район күләмендәге спорт чарасы буларак үтә. Аны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район һәм шәһәр Советы депутатлары, шәһәрнең эре предприятие җитәкчеләре катнашты.
Студентларның җыелма командалары 9 төр ярыш – мини - футбол, волейбол, армрестлинг, масреслинг, гер күтәрү, эстафета ярышларында көч сынаша. Алардан тыш, егет-кызлар  ГТО комплексының 4-5 төрне эченә алган нормативларын үтиләр.
Шунысын да әйтик, масштаблы ярышларны оештыруга шәһәрнең барлык спорт мәктәпләре тренерлары тартылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: