Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлек алып баруда соңгы вакытта шәһәрдә синтетик наркотик - "спайс"лар белән тоткарланучыларның ешаюын билгели. Узган атнада гына да ике очрак теркәлгән. 4 февральдә Яңа шәһәрдә 26 яшьлек зәйленең машина салоныннан синтетик наркотик матдә алынган, 6 февральдә исә гараж хуҗалыгы территориясендә 34...
Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлек алып баруда соңгы вакытта шәһәрдә синтетик наркотик - "спайс"лар белән тоткарланучыларның ешаюын билгели. Узган атнада гына да ике очрак теркәлгән. 4 февральдә Яңа шәһәрдә 26 яшьлек зәйленең машина салоныннан синтетик наркотик матдә алынган, 6 февральдә исә гараж хуҗалыгы территориясендә 34 яшьлек элек хөкем ителгән ир-егет машинасыннан 6 полимер бәләкәй пакетта шикле матдә алына. Экспертиза нәтиҗәсе буенча әлеге матдәләрнең "спайс" булуы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев