Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй полиция хезмәткәрләре милеккә карата кылынган җинаятьләрне ачканнар

Зәй районы эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча 17нән 23 майга кадәр хокук бозулар турында 159 гариза теркәлгән.

Бу вакыт аралыгында  шәхескә каршы авыр җинаятьләр теркәлмәгән, шул ук вакытта милек белән бәйле хокук бозулар бар.

Мәсәлән, 19 майда  шәһәрдә яшәүче 52 яшьлек ир-ат  шәһәр кибетләренең берсендә аның кәрәзле телефонын урлаулары турында хәбәр иткән.  Үткәрелгән оператив-эзләү чаралары барышында “кайнар эздән"  әлеге җинаятьне кылган, элек тә хөкемгә тартылган 34 яшьлек ир-ат тоткарланган. Урланган телефон хуҗасына кире кайтарылган. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Шул ук көнне 21 яшьлек хатын-кыз үзенең бакча участогыннан велосипедын урлап китүләре турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта эзләү эшләре бара.

22 майда  46 яшьлек хатын-кыз ачкыч яратып гаражына керүләре турында хәбәр итә. Аннан дүрт автомобиль көпчәге урлаулары ачыклана, шул рәвешле ханымга 30 мең сумлык матди зыян килгән.

20 майда эчке эшләр хезмәткәрләре агымдагы елның 6 гыйнварында кылынган җинаятьне ачалар.  Шәһәрдә яшәүче  62 яшьлек кешенең 20 мең сум акчасын һәм банк картасын урлыйлар, соңыннан әлеге карта белән кибетләрдә түләүләр башкарыла, гомуми зыян 33 мең сум белән билгеләнә.  Хәзерге вакытта бу җинаятьне кылган, элек тә хөкем ителгән 34 яшьлек ир-ат тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев