Зәй офыклары

Зәй полицийскилары «самогон» чыларны тоткарлый

15-31 мартка кадәр игълан ителгән «Алкоголь» операциясе барышында Зәйнең полиция хезмәткәрләре район авылларында өй шартларында спиртлы эчемлекләр ясап сатучыларны ачыклады. Соңгысы 26 март көнне бер авылдагы пенсионер ханым белән бәйле булды. Оператив хәбәр буенча без билеләнгән адреска килдек, ә анда ихатадан 0,5 литрлы шешәдә сыеклык тотып чыгып килүче ир-атка юлыктык...

15-31 мартка кадәр игълан ителгән «Алкоголь» операциясе барышында Зәйнең полиция хезмәткәрләре район авылларында өй шартларында спиртлы эчемлекләр ясап сатучыларны ачыклады. Соңгысы 26 март көнне бер авылдагы пенсионер ханым белән бәйле булды. Оператив хәбәр буенча без билеләнгән адреска килдек, ә анда ихатадан 0,5 литрлы шешәдә сыеклык тотып чыгып килүче ир-атка юлыктык ул анны әлеге йорт хуҗабикәсеннән 150 сумга сатып алуын таныды, дип сөйли өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры Виталий Архипов. Ә йортка кереп тикшерү барышында ясалма спиртлы эчемлек, ягъни халык теле белән әйткәндә « самоган» ны полиция хезмәткәрләре 45 литр күләмендә табып ала. Әлеге эчемлекләр тулысы белән алынган, пенсионер ханымга карата админстратив беркетмә төзелеп материаллар Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән. Операция барышында гына да бу инде полиция хезмәткәрләре ачыклаган икенче очрак. 23 март көнне дә Кара Елга авылында ясалма спиртлы эчемлек сату итү белән шөгыльләнүче берәү ачыкланды. Анда 10,5 литр сыеклык алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: