Зәй офыклары

Зәй прокуратурасы коррупциягә каршы тору законы үтәлешен тикшергән

Шәһәр прокуратурасы районның бер авыл җирлеге җирле үзидарә органында коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында җирлек башлыгының бер үк вакытта җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга  карамастан, вазифаи бурычларын үтәгәндә шәхси кызыксынучанлык барлыкка килүе турында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмәве, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау буенча чаралар күрмәве ачыкланган.
Шулай итеп, 2017-2018 еллар дәвамында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның улы арасында автомобиль йөртү, авыл җирлеге территориясендә юл кырыйларын чабу буенча түләүле хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзелгән.
Шул ук вакытта җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан башкарылган эшләр актлары имзаланган, алар нигезендә җирлек бюджетыннан улына 210,4 мең сум күләмендә акча түләнгән.
Шулай итеп, башкарма комитет җитәкчесенең хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзегәндә һәм башкарылган эшләр актларына кул куйганда үзенең, шулай ук улының матди хәлен яхшыртуда шәхси кызыксыну туган.
”Коррупциягә каршы тору турында” 273нче Федераль законның (25 декабрь, 2008 ел) 12.1 маддәсе 4.1 өлеше нигезендә муниципаль вазифалар биләүче затлар Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә бу турыда хәбәр итәргә, шулай ук мондый конфликтны булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар күрергә тиеш. Бу процедуралар закон нигезендә эшләнмәгән.
Ачыкланган кимчелекләр нигезендә  җирлек башлыгы шелтә рәвешендәге дисциплинар җәзага тартылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: