Зәй шәһәр прокуратурасы санитар-эпидемиологик хәлнең закон таләпләренә туры килүен контрольдә тоту буенча тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә Яңа шәһәрнең 1/15 йортында капиталь төзекләндерү эшләре алып баручы төзелеш оешмасының тиешле таләпләрне үтәмәве ачыкланды. "СтройКомплекс" ҖЧШ эшчеләре төзелеш калдыкларын үз вакытында урнаштырып бармый, ә йорт янында чүп өеме хасил була. Хәзер әлеге оешма җитәкчесенә...
Зәй шәһәр прокуратурасы санитар-эпидемиологик хәлнең закон таләпләренә туры килүен контрольдә тоту буенча тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә Яңа шәһәрнең 1/15 йортында капиталь төзекләндерү эшләре алып баручы төзелеш оешмасының тиешле таләпләрне үтәмәве ачыкланды. "СтройКомплекс" ҖЧШ эшчеләре төзелеш калдыкларын үз вакытында урнаштырып бармый, ә йорт янында чүп өеме хасил була. Хәзер әлеге оешма җитәкчесенә карата бу төгәлсезлекләрне бетерү таләбе куелды, шәһәрнең санитар-эпидемиологик хәлен бозмау соралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев