Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй район башлыгы сугыш ветераннарын Җиңү көне белән котлый

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күчтәнәч — азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күчтәнәч — азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Сугыш ветераннары Леонид Мачтаков, Михаил Фирсов, Анна Моисеева, Николай Лапин һәм Валентина Лыкова Разиф Галиевич кулыннан Татарстан Республикасы Президенты һәм муниципаль район исеменнән азык-төлек төргәкләре алды.
Моннан 76 ел элек районнан 11600 ир-егет һәм хатын-кыз туган илебезне дошман илбасарларыннан азат итү өчен яу кырына китә. Шуларның 7400е чит җирләрдә мәңгелеккә башын сала.
Быелгы Җиңү язын районда яшәүче сугышта катнашучы 8 ветеран гына каршы ала. Алар арасында иң өлкәне — Леонид Мачтаков, аңа 98 яшь тула. Аның зиһене, үз-үзен тотышы сокланырлык.
Яу кырында кулына корал алып дошманнарга каршы күтәрелгән хатын-кыз да районыбыз да берәү генә калды инде. 98нче яше белән баручы шәһәрдәшебез Анна Моисеева балалары, оныклары хөрмәтендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев