Зәй офыклары

Зәй район җитәкчелеге һәм балалар музыка коллективы исеменә Рәхмәт хаты килде

Зәй балалары “Сандугач сайрар илем” фестивалендә зур нәтиҗәләргә иреште.

“Татнефть” хәйрия фонды “Рухият” программасының “Сандугач сайрар илем” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестиваленең 24нче сезоны тәмамланды. Сәләтле балалар белән эшләүгә “Татнефть” компаниясендә зур урын бирелә.

“Сандугач сайрар илем” - балаларның сәләтләрен ачу өчен уникаль мәйданчык. Ул йөзләрчә бала һәм үсмерне берләштерә, яңа җиңүләргә илһамландыра, канатлар куя. Финал турына шәһәр һәм районнарда  иләк аша узганнар гына килә.

"Рухият" фонды үсеп килүче буынны сәнгатькә, мәдәнияткә тартуда этәргеч булып тора. Зәй балалары да “Сандугач сайрар илем” фестивалендә катнашып, алдынгы урыннар алып килә. Быелгы фестивальдә Зәйнең “Мирас”, “Азаль” вокаль-хореография ансамбльләре, музыка мәктәбе укучылары  Зәй данын лаеклы яклады.

Бу көннәрдә фестивальдә  югары нәтиҗәләр күрсәткән  Зәй балаларын әзерләүгә өлеш керткән район җитәкчелеге һәм балалар музыка мәктәбе коллективы исеменә "Рухият" рухи яңарыш фонды советы рәисе, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев имзасы куелган Рәхмәт хаты килде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: