Зәй офыклары

“Зәй: район үзәгенең үткәне һәм бүгенгесе” күргәзмәсе

Зәй мәдәният идарәсе Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТАССР төзелү турында Декретны бастырып чыгару көненә багышланган онлайн программа тәкъдим итте.

Программа  туры эфирда бәйрәм онлайн концерты, «Тарих битләре» ретро фотографияләр видеопрезентациясе,  «Зәй: район үзәгенең үткәне һәм бүгенгесе» күргәзмәсе, «ТАССР тарихы» документаль фильмы демонстрациясе,  шигъри флешмоб (Татарстанга багышланган шигырьләр уку),  «ТАССР тарихында 100 исем» онлайн проектын колачлый.
Туган як тарихын өйрәнү музеенда бүген «Зәй: район үзәгенең үткәне һәм бүгенгесе» күргәзмәсе көне буе эшли. Ул музейның беренче катында урнашып, дивар буйлап сузылган. Күргәзмәдә  документлар, фотографияләр, район, андагы сәнәгать предприятиеләре, комсомол төзелеше тарихын чагылдырган китаплар, энциклопедияләр, депутатлык билетлары, партия конференцияләре мандатлары һәм башка документлар, кыскасы, республикабыз, шул исәптән районыбызның  бер гасырлык үткәнен чагылдырган  тарихи экспонатлар урын алган.
- Зәебезнең үткәне һәм бүгенгесе әлеге күргәзмәдә чагыла, биредә урын алган   ТАССР төзелү турында Декрет, Зәйнең эшчеләр бистәсе, район булуы турындагы Югары Совет Президумы указларын, ТАССР Югары Советының тәүге депутаты турындагы документларны  иң саллылары дип саныйм, - ди туган як тарихын өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шиһабиева.
Ә әлеге кадерле ядкарь булган документлар  бар да - халык тырышлыгы белән ирешкән уңыш-казанышлар. 100 ел эчендә районыбыз халкы каһарманлыклар кылды, тарихи вакыйгалар чолганышында булып, кыенлыклар аша зур матур уңышларга иреште. Зәй  республикада аграр   үзәккә булып тора, күп кенә тармакларда лидерлык тота.
-Республикабыз, шул исәптән районыбызның бер гасырлык чорын чагылдырган әлеге күргәзмә тарихи материаллар, документларга, тулаем алганда экспонатларга бик бай. Мин үземә биредә күп мәгълүмат алып, ачыш ясадым, -ди күргәзмәне карарга килгән Иван Миронов.
ТАССРның  100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында әлеге күргәзмә онлайн күрсәтеләчәк. Зәйлеләр әлеге форсатны кулдан ычкындырмаслар, шәт.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: