Зәй офыклары

Зәй район үзәк дәваханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Зәй районы үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров, Бөгелмә район үзәк дәваханәсен җитәкләүгә алыну сәбәпле, аның урынына Айдар Мөхәммәтнур улы Фатыйхов билгеләнде.

Бүген аны дәваханә коллективына тәкъдим иттеләр.Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек  саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Айдар Фатыйхов 1968 елда туган. 1992 елда Казан дәүләт медицина институтытын тәмамлаган. Шул елдан башлап   Казанның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә табиб булып эшләгән, соңрак әлеге хезмәтне җитәкләгән. Зәйгә билгеләнгәнче ул республика клиник дәвахасендә һәлакәтләр медицинасы үзәгендә табиб булып эшләгән. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, медицина фәннәре кандидаты.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: