Зәй офыклары

Зәй районы авылларының берсендә сарайдан электр инструментлар урлап чыкканнар

Бер авылдагы сарайдан дрель, перфоратор, бензин белән тулы канистра юкка чыккан.

15 октябрьдә кизү частенә Әлмәттән бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте, дип хәбәр ителә Зәй районы эчке эшләр бүлегенең инстаграм битендә.

Ханым Зәй районы авылларының берсендә урнашкан сарайдан билгесез кеше дрель, перфоратор һәм бензин салынган канистарны урлаган, дип сөйли. Хуҗага 5800 сумлык матди зыян китерелгән.

Әлеге факт буенча РФ ҖК 158 маддәсенең 2 өлешнең “б” пункты буенча җинаять эше кузгатыла.

27 октябрьдә оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 2003 елгы гражданинны тоткарлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: