Зәй офыклары

Зәй районы башлыгы 1нче мәктәптә тавыш бирде

Традиция буенча район башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең 1нче мәктәбендә урнашкан 1451нче сайлау участогына тавыш бирергә тормыш иптәше Елена Михайловна белән килде.

Аларны участок сайлау комиссиясе рәисе Валентин Гончаров каршы алды. Биредә сайлаулар тиешле куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылды. Участокка керүгә район башлыгының тән температурасын үлчәделәр, битлек, перчатка, ручка бирделәр.
Тиешле процедураларны узгач, Разиф Галиевич бюллетеньнәрне урнага салды һәм без журналистлар белән аралашты.
- Районда сайлаулар тыныч, актив төстә бара, зәйлеләр зур активлык күрсәтә. Алдагы ике көн нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Халыкны бит сайлау участокларына көчләп китереп булмый. Сайлауларда халыкның хакимияткә ышаныч белән каравы ачык чагыла. Моны исә берничә көндә генә яхшыртып булмый. Әлеге мөнәсәбәт, ышыныч еллар дәвамында халык өчен башкарылган эшләрдән формалаша, - диде ул.

Шунысын әйтергә кирәк, 1451нче сайлау участогында 1756 сайлаучы теркәлгән, алдагы ике көндә аларның яртысыннан күбрәге гражданлык бурычын үтәгән.
Биредә бүген грипп һәм ОРВИга каршы прививка да ясатып була. Без шунда чагында сайлаучыларның берничәсе прививка ясатты. Алар арасында район Советы депутаты Эдуард Галиев та бар иде. Ул шулай ук әлеге сайлау участогында тавыш бирде.
- Грипп һәм ОРВИга каршы прививка ясатырга теләүчеләр өчен бу бик уңайлы, дәваханәгә махсус барып йөрисе юк, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: