Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районы башлыгы "Гвардия" эзтабарлар отрядына рәхмәт белдерде

Күптән түгел экспедициядән кайткан отряд катнашучылары зәйлеләргә Җиңү бәйрәмендә үз табышларын күрсәттеләр.

Җиңү көнен бәйрәм итүдә "Гвардия" эзтабарлар отряды катнашучылары зәйлеләр өчен "Хәтер вахтасы-2021" экспедициясе вакытында табылган артефактлар күргәзмәсе оештырдылар. Бөек Ватан сугышы чорындагы табылдыклар белән район башлыгы Разиф Кәримов та танышты. Отрядка авыр, әмма мондый мөһим эшләре өчен рәхмәт белдереп, район башлыгы отряд җитәкчесе Виктор Никифоровка "Фидакарь хезмәте һәм патриотик тәрбиягә керткән өлеше, яшьләрдә гомумкешелек кыйммәтләре турында күзаллауларны формалаштыру һәм Волгоград өлкәсе территориясендә "Хәтер вахтасы 2021" акциясендә актив катнашканы өчен" Рәхмәт хаты тапшырды.

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев