Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районы башлыгы Пасха бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле православие динен тотучы зәйлеләр! Сезне чын күңелдән бөек пост тәмамлану һәм якты Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Пасха рухи яңарыш, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булып тора, безнең игелеккә һәм гаделлеккә ышанычыбызны ныгыта. Христосның яңадан терелеп торуын дин тотучылар рухи яңарыш буларак кабул итә. Ә шушы ышаныч илебезне көчле һәм бердәм итә: болар – мәрхәмәтлелек, түземлелек, кичерә белү, ватанпәрвәрлек һәм якыннарыңа мәхәббәт билгесе.
Пасха безнең күңелләрдә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудыра. Ул православие динендәге зәйлеләрнең өйләренә тынычлык, иминлек һәм игелек белән керсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу җылысын бирсен. Барыгызга да хыялларыгызның һәм изге башлангычларыгызның чынга ашуын телим. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим.
Разиф Кәримов,
муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев