Зәй офыклары

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов: “”Безнең Заман” эшләүче яшьләр фестивале ил масштабында уникаль мәйданчык булып тора”

«Наше время – Безнең заман» фестиваленең быелгысы «2019 ел – Эшче яшьләр елы» шигарендә уза.

Үзешчән артистлар башта Әлмәт, Зәй, Чаллы һәм Казан зоналарында чыгыш ясый. Казанда 13-14 ноябрьләргә – финал, ә Гала-концерт 16 ноябрьгә планлаштырылган. Фестивальдә 18-35 яшьләрдәге үзешчән артистлар иҗат сәләтләрен күрсәтә. Безнең Зәй районы эшче яшьләре дә чираттагы фестивальдә дә сынатмау өчен әзерлек чараларын алдан ук башладылар. Ә яшьләребез, районда алар өчен тудырылучы уңай шартлар, «Наше время – Безнең заман» фестивале турында район башлыгы Разиф Кәримов үз фикерен белдерде:

- Яшь буынның җәмгыятьтә тоткан роле аеруча әһәмиятле.
Барлык эшләребез бер максатка  - яшьләргә сыйфатлы итеп эшләү һәм ял итү, шул ук вакытта аларның иҗади потенциалын ачу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Республика программалары буенча мәгариф, мәдәният һәм яшьләр биналарының инфраструктурасын яхшырту, заманча спорт мәйданчыклары төзү буенча максатчан эш дәвам итә. Зәй районында соңгы 5 елда “Энергетик” мәдәният сарае,  “Энергия” стадионы төзекләндерелде, 20 универсаль спорт мәйданчыгы сафка басты. Иске Зәйдә Яшьләр үзәге, Заготзерно бистәсендә “Ялкын” яшьләр үзәге, шәһәр үзәгендә “Барс” хәрби-патриотик клубы капиталь төзекләндерелеп, заманча төсмер алды. Әлеге корылмаларда спортның 18 төре буенча даими шөгыльләр алып барыла, районыбыз яшьләре мәдәни чараларда катнашып, иҗади активлыкларын арттыралар.
Зәй муниципаль районы икътисады нигезен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе тәшкил итә. Районда илкүләм әһәмияткә ия эре сәнәгать предприятиеләре – Зәй ГРЭСы, шикәр һәм көпчәк заводлары җитештерүчәнлекләрен арттыра барып эшли, авыл хуҗалыгы тармагында югары күрсәткечләргә ирешәбез. Әлеге казанышларда яшьләребезнең дә өлеше зур. Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә 14яшьтән 35 яшькә кадәрге 14 мең 899 кеше яши, 5881 эшче яшь кеше тырыш хезмәте белән районның социаль- икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы культураларын һәм шуңа бәйле продуктларны тирәнтен эшкәртүгә корылган “Заман” сәнәгать паркы төзелеше бара. Узган ел беренче резидент – “Зәй элеваторы” эшли башлады.
Кешелек дөньясы һәр яктан зур тизлек белән камилләшә барган, яңадан-яңа ачышлар барлыкка килгән, заманча технологияләр эшләнгән бу чорда югары һөнәри осталыкка ия белгечләр хезмәте югары бәяләнә. Шунысы әһәмиятле, югары квалификацияле белгечләрне үзебездә әзерлибез. Зәй политехник көллиятендә  дистәгә якын белгечлек буенча 500дән артык студент белем ала – алар барысы да киләчәктә төрле тармакларда  хезмәт куеп,  район сәнәгатен инновацион үстерүнең нигезен тәшкил итәчәк, хәзерге эшчеләргә лаеклы алмаш булачак. Бүген  заман чакыруларына һәм актуаль таләпләргә туры килергә, яшьләрнең социаль, иҗади һәм һөнәри үсеше өчен мөмкинлекләр тудырырга, эш белән рәттән ялларын да нәтиҗәле һәм файдалы итеп үткәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Бу уңайдан 2013 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәме белән гамәлгә кертелгән “Безнең заман” фестивален - иң отышлы проекларның берсе дип атар идем.  
«Безнең Заман» эшләүче яшьләр фестивале ил масштабында уникаль мәйданчык булып тора, ул республика сәнәгать оешмаларының яшь хезмәткәрләренә һөнәри эшчәнлек белән бергә иҗади яктан ачылу мөмкинлеге бирә.
Зәйнең эшче яшьләр командасы әлеге фестивальдә икенче ел гына катнашты. Шуңа да карамастан, әлеге фестиваль яшьләр тормышына үзенә күрә бер үзгәреш җиле алып килде дип саныйм. Беренче елны ук командалар арасында безнең җыелма команда 3 нче урынны алды. Алты еллык тарихка ия фестивальнең зона туры  беренче тапкыр Зәй шәһәрендә узды. Сайлап алу туры һәм гала-концерты «Энергетик» Мәдәният йорты сәхнәсендә үткәрелде. Анда Татарстанның 10 районыннан 52 оешманы тәкъдим итүче 235 кеше катнашты. Өч номинациядә дә - «Хореография», «Музыка», «Дан минуты» нда зәйлеләр 1нче урыннарны яулады һәм Казан шәһәренең Пирамида күңел ачу комплексында фестивальнең гала- концертында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булдылар. 2018 ел нәтиҗәләре буенча  безнең җыелма команда 2нче урынны алды. Мондый тизлек белән барганда фестиваль җиңүчеләре исемен дә яуларлар дигән ышанычымны белдерәм, районда бу юнәлештә максатчан эш алып барыла.
Фестивальне оештыручыларга талантлы һәм инициативалы, креатив һәм кыю яшьләрне - илебезнең киләчәге өчен шәхси җаваплылык тоеп яшәгән кешеләрне берләштергән өчен рәхмәтлебез, күркәм бәйге озын гомерле булсын. Бу җәйдә эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын Казаныбызда үткәрү көтелгәнгә, әлеге фестиваль быел аеруча мөһим.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: