Зәй офыклары

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле зәйлеләр, Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, ил сагында торучы егетләребез! Сезне Ватанны сак-лаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Россиянең хәрби батырлыгын һәм данын символлаштыручы бу бәйрәмдә без Бөек Ватан сугышы геройларына, төрле елларда Ватан сагында хәрби бурычын үтәгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга хөрмәт күрсәтәбез. Бу - көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Без бүген әниләребез, балаларыбыз, өлкән кешеләребезнең тынычлыгын, иминлеген саклаучыларга рәхмәт әйтеп, аларга хөрмәт белән карыйбыз.
Ватан төшенчәсе үз эченә күп нәрсәне ала: әти-әниләребез һәм гаиләбез, безнең өчен кадерле булган кешеләребез, туган җир һәм туган илебез. Боларның барысын да саклау һәм яклау – чын ир-егетнең бурычы. Ватаныбызның барлык сакчыларына, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәргә һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белдереп бүгенге көндә илебез сагында торучыларга рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезгә куелган максатларыгызга ирешүегезне, кыюлык, рух ныклыгы, һөнәри уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим. Сезнең гаиләләрегездә, йортларыгызда тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, илебез тыныч, күк йөзебез аяз булсын!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: