Зәй офыклары

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов котлавы

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бу ике чагыштырмача яшь бәйрәмнең рухи һәм тарихи тамырлары тирәндә. Халыклар бердәмлеге көне безнең һәрберебезнең, милләте һәм диненә, социаль хәләте һәм яшенә  бәйсез рәвештә, зур илебезнең бер өлеше булып торуын, без бергә бердәм булганда гына  куелган максатларга ирешә алачагыбызны, кыенлыкларны җиңеп, иң катлаулы бурычларны чишәргә сәләтле булуыбызны, балаларыбыз һәм оныкларыбызга лаеклы киләчәк тәэмин итәчәгебезне искәртә.  
Татарстан Республикасы Конституциясе законлылыкның, гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең гаранты булып тора. Татарстанның Төп Законы мөһим икътисади һәм социаль бурычларны хәл итү, республика халкының, шул исәптән зәйлеләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм  лаеклы тормышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Милләтара үзара татулык һәм иҗади хезмәт алга таба да иминлек һәм тынычлыкны тәэмин итеп, районыбыз, республикабыз, илебезнең тотрыклы  үсешендә төп юнәлеш булып торсын.  Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар телим, тормышыгыздагы тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен.
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: