Зәй офыклары

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовны Елена Вяльбе котлады

Аңа Россиянең чаңгы узышлары Федерациясе Мактау грамотасы тапшырылды.

Бүген Ялта-Зәй спорт үзәгендә үткән тантаналы чарада Россиянең  чаңгы узышлары  Федерациясе президенты Елена Вяльбе Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовка,  2019-2020 еллардагы кышкы спорт чорында Татарстан Республикасы  спортчыларының төрле дәрәҗә ярышларда уңышлы чыгыш ясавына әзерлек чараларын булдыруга, чаңгы спорты үсешенә керткән өлеше өчен  федерациянең Мактау грамотасын тапшырды. Алга таба да бу юнәлештә бердәм, нәтиҗәле эшләргә чакырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: