Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районы Бура-Киртә авылы тарихына бер күзәтү

Бура-Киртә авылында 1678 елда ничә хуҗалык һәм анда яшәүче кешеләрнең исемлеге табылды

Шаккатыргыч хәбәр килде: Бура-Киртә авылында 1678 елда ничә хуҗалык һәм анда яшәүче кешеләрнең исемлеге табылды!
Бу хәбәр Мәскәүнең “Борынгы заман актлары архивы”ннан алынды.
2012 елда “Бура-Киртә: иң серле, иң изге нигезем” дигән китап басылганны әле күпләр хәтерлидер. Китап языла башлаганда кулымда бердәнбер тарихи мәгълүмат – авылның хөрмәтле укытучысы, 1972 елда яңа мәктәп салуны үз өстенә алган һәм кыска гына вакыт эчендә төзетеп бетергән фидакарь кеше Әхмәтнәҗип абый Халиковның гади генә дәфтәр битенә язып калдырган тарихи язмасы иде: “Болгарлардан корт эзләп килгән (бал җыю өчен) Ак хуҗа, Килдебәк, Мәрдәс, Сирай, Габделлатыйп дигән кешеләр бу урынны яратканнар...”
Менә шунда язылган “Килдебәк” исеме Саба районы Юлбат авылы тарихына караган мәгълүматта килеп чыга.
“...Кама елгасы аръягында Бура-Киртә авылында яшәүче Килдебәк Башаев Саба районы Юлбат авылының сотнигы була...”
Бик күп эзләнүләрдән соң Саба районы тарихчысы Илдар Фәтхулла улы Сафин РГАДА (Мәскәү) архивыннан шул мәгълүматнарны тапкач, Бура-Киртә белән бәйләнешкә керә һәм җирлек башлыгы Мөнир Туктаров аша мине эзләп таба.
Менә шул Илдар әфәнде эзләп тапкан сан алу (перепись) нәтиҗәсе:
«Переписная книга пригородов Арска, Малмыжа, сел, деревень(..) по Арской.....М.С. Супонева. - Арские дороги Закамские стороны, а в сотниках у них велено быть татарину деревни Боракерти Келдыбечку Башаеву - деревня Бора Кертя по обе стороны - стр. 995-996», сак-лану урыны –Мәскәү РГАДА, фонд-1209, опись -1, дело -6453, категория –перепись, еллар- 1678, битләр – 1042.
Сан алу (перепись) нәтиҗәләре
«РГАДА 1209-1-6453, 1678 г.
(лист 995).
«Всего в деревне Бура Керте девять дворов, людей в них двенатцать человек, недорослей семнатцать человек, платят три ясака с полуясаком, денег два рубли пятнатцать алтын, хлеба три четверти с осминою ржи, овса тож, четверть без четверика ячмени, да с вотчины за тюменской мед рубль дватцать два алтына полторы деньги, да вновь велено платить пол-ясака, денег одиннатцать алтын четыре деньги, хлеба осмина ржи, овса тож, четверик ячмени» (лист 996 об)
«Да три двора безъясашных, людей в них три человека, недорослей тож, велено им платить целой ясак, денег дватцать три алтына две деньги, хлеба четверть ржи, овса тож, пол-осмины ячмени»
(д) Иштуганка Байбахтина, у него дети Юсупко пяти лет, Мукюмко {Муссюмко} дву лет, платит пол-ясака
(д) Тохмаметка Тохтамышева, у него дети Тохбулатко да Кадырко десяти лет, Тлявлейко семи лет, Кутлумаметко трех лет, платит пол-ясака, да им же велено платить вновь четверть ясака».
Бу тарихи язмадан күренгәнчә, салым органнары 1678 елларда да үтә көчле, тырышып эшләгәннәр: тиенен-тиенгә ясак җыеп, һәр бөртеген тарихка кертеп калдырганнар!

Инде әлеге тарихи мәгълүматлардан чыгып, шәхсән үзем ясаган нәтиҗәләргә тукталып үтәм.
* Эзләгән кеше барыбер төбенә төшә.
*Әхмәтнәҗип абый Халиковка Аллаһының рәхмәтләре булсын, бу язма аның рухына дога булып барып ирешсә иде.
* Саба районы Юлбат авылы тарихчысы Илдар Фәтхулла улына чиксез рәхмәтләр һәм шул тынгысыз эшендә Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирсә иде.
* Хәзер бөтен архив ачык интернетка чыгарылды, әгәр районда яшь тарихчылар бар икән, мөрәҗәгать итә алалар.
* Иске имля, гарәп теленнән, иске славян язмаларын тәрҗемә итүчеләр районда булса, шулай ук мөрәҗәгать итсеннәр.
* Туган якны өйрәнүчеләр, авыллар тарихын барлау өчен сезнең ярдәм кирәк.

Соңгы сорау: Зәй районы Бура-Киртә авылы һәм Саба районы Юлбат авылы арасы якын түгел, ә элемтә бик яхшы булган. Хәзер менә шул ике авылны ул елларда нәрсә берләштергән? Шул бәйләнешне табарга иде...
Сания Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев