Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районы делегациясе ант итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты

Зәйнең 17 егете Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәренең хәрби частендә хезмәт итә.

31 июльдә алар өчен истәлекле чара булды - яшь солдатлар хәрби ант кабул иттеләр. Бу мөһим чарада егетләрнең туганнары һәм якыннары катнашты. Бу турыда Зәй муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегацияне Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкләде. Хәрби частьта шулай ук районның хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов та булды. Петр Уразайкин район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән зәйлеләрне сәламләде, барлык солдатларны әлеге мөһим вакыйга - ант кабул итү белән котлады, уңышлы хезмәт итүләрен, тыныч күк йөзе, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. 

Фото Зәй муниципаль районы матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев