Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районы Куш - Елга авылы хезмәт ветераны юбилеен билгеләде

Өлкән яшьтәге райондашларыбызны юбилейлары белән котлап, алар өчен бәйрәм оештыру - күркәм традиция.

Бу көннәрдә Зәй районы Куш - Елга авылында яшәүче Миннәхмәт Габделхак улы Габделхаков йортында да әнә шундый матур бәйрәм булды. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Түбән Биш җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, автоклуб активистлары килде.

- Сезнең буынга күпне күрергә туры килгән. Бүген сез безгә ныклык, тырышлык үрнәге булып торасыз. Район бөтенлеге өчен куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде Петр Сергеевич, хезмәт ветеранына РФ Президенты котлау открыткасын, район башлыгы бүләген тапшырып.

Миннәхмәт  Габделхаков гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында - терлекчелектә хезмәт куйган.

- Бик күпләргә  үрнәк итеп сөйләрлек үткәне бар Миннәхмәт абыйның, фермада сыерлар, атлар карый. Бик оста балта остасы була, матур-яхшы чаналар ясый, бик күпләргә йорт сала. Булганнан бар да була диләр  шулай ук итек басу белән дә шөгыльләнгән ул. Ихатасында бик күп мал тоткан, атлар асраган.  Шул ук вакытта ул матур гаиләнең  башлыгы, яраткан балаларының таянычы, оныкларының кадерле бабасы, туганнары өчен төп нигез тоткасы булып яши, - дип сөйли аның турында җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.

Алар тормыш иптәше Назимә белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 5 оныкның, 13 оныкчыкның  яраткан әби-бабасы булып гомер итәләр. 65 ел парлы гомер итеп, алар авылның үрнәк, күркәм гаиләсе исемен горур йөртә.

Юбилей уңаеннан тәбрикләүләрне алар сөенеп кабул иттеләр.

Фотолар район мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев