Зәй офыклары

Зәй районы мәктәпләре 6 яңа автобуска ия булды

Яңа автобус ачкычларын бүген Алабугада педагогларның август киңәшмәсе кысаларында узган тантанада район башлыгы Разиф Кәримов алды.

Республикада мәктәпләрнең автопаркы 200 яңа автобус белән тулыланып, меңнән артты.
Бүген Алабуга шәһәрендә Татарстан районнары мәктәпләренә яңа автобуслар тапшыру тантанасы булды. Сары төстәге «Ford Tranzit» автобуслары һәр районга да бирелде. Барлыгы — 200 автобус, шуларның 6сы Зәй районы мәктәпләре өчен.  Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.
Автобуслар район һәм авыл балаларын йөртү өчен файдаланылачак. Моңарчы Татарстанның мәктәпләр автопаркында 860 автобус булган.
Балаларның юлда йөргәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм транспортның төзек булуы мөһим мәсьәлә дип белдерде Татарстан Президенты.
«Автобуслар Алабуга шәһәрендә җитештерелгән. Бик яхшы автобуслар. Балаларның куркынычсызлыгы контрольдә дип районга кайткач әйтә аласыз», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов автобус ачкычларын кабул итеп алган район башлыкларына.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: