Зәй офыклары

Зәй районы ТР Спорт министрлыгы Мактау грамотасына ия булды

Казанда Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең матбугат конференциясе узды, аның барышында 2018-2019 сезонындагы оешма эшенә йомгак ясалды, шулай ук яңа ярыш чорына планнар билгеләнде.

Журналистлар белән аралашуда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов, ике тапкыр дөнья Кубогы иясе Александр Завьялов, Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Эдуард Галиев, 2018 елгы Олимпия уеннары призерлары Андрей Ларьков, Анна Нечаевская һәм башкалар катнашты. Узган сезон Татарстан Республикасы чаңгы узышлары тарихында иң уңышлыларының берсе булды. Җыелма команда Россия Кубогында җиңү яулады, моннан тыш, Татарстан Республикасы җыелма командасы чаңгы ярышлары тарихында беренче тапкыр ил чемпионы булып танылды. 2018-2019 сезоны нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы барлыгы 45 медаль отты (9 алтын, 18 көмеш һәм 18 бронза медаль). Бу узган елгы күрсәткечләрдән 45 процентка артыграк.
Матбугат конференциясе ахырында тантаналы шартларда алдынгы спортчыларны, тренерларны, чаңгы спорты активистларын, шулай ук ветераннарны бүләкләү тантанасы булды. Физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында Зәй муниципаль районы да бар. Шулай ук министр Владимир Леонов кулыннан Ф. П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе директоры, «Ялта Зәй " спорт үзәге директоры Эмиль Галиев та Рәхмәт хаты алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: