Зәй офыклары

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп 31 яшьлек Кукмара егете Илнар Хафизов билгеләнде

Бүген өченче чакырылыш муниципаль район Советының икенче утырышы узды. Аны район һәм шәһәр Советы рәисе Разиф Кәримов алып барды. Утырыш көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде. Аның беренчесе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында иде. Конкурс комиссиясенә ике кеше үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Алар - Илнар Фәнил улы Хафизов...

Бүген өченче чакырылыш муниципаль район Советының икенче утырышы узды. Аны район һәм шәһәр Советы рәисе Разиф Кәримов алып барды. Утырыш көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде. Аның беренчесе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында иде. Конкурс комиссиясенә ике кеше үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Алар - Илнар Фәнил улы Хафизов һәм Евгений Сергеевич Машанов. Депутатлар һәр ике кандидатның чыгышларын тыңлап, берсен башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләү өчен ачык тавыш бирүгә куйды һәм бертавыштан Илнар Фәнил улы Хафизов кандидатурасы якланды, ул әлеге вазифаны башкаруга билгеләнде.

Илнар Хафизов 1984 елда Кукмара районы Әсән-Елга авылында туган. Ике югары белемгә ия. 2006 елда Казан дәүләт университетын филология белгечлеге буенча, 2015 елда Казан (Идел буе) дәүләт университетын "оешма менеджменты" белгечлеге буенча тәмамлый. Хезмәт юлын 2004 елда Кукмара районының "Кукмара" авазы" телерадиокомпаниясендә әйдәүче журналист буларак башлый, бүлек мөхәррире булып эшли.

2008 елдан 2011 елга кадәр Мамадыш районында мәдәният бүлеге башлыгы муниципаль хезмәтен башкара. 2011 елда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә, 2011 елның ноябреннән 2015 елның октябренә кадәр Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. "1нче класслы муниципаль киңәшче» чинына ия.

Илнар Фәнилевич чыгышында әлеге вазифада инде эш тәҗрибәсе булуга басым ясады, кеше берүзе генә әллә нәрсәләр майтара алмый, грамоталы, эшлекле җитәкче кул астында дәүләт программаларын бергәләп гамәлгә ашырырбыз, район халкының тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрү өстендә эшләрбез, диде.

Алга таба даими депутат комиссияләренең составы, аларның рәисләре сайланды, территориаль сайлау комиссиясе составына үзгәрешләр, район Советы карарларына үзгәрешләр кертү һ.б. мәсьәләләр каралды, тиешле карарлар кабул ителде .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: