Зәй офыклары

Зәй районы Кадер мәктәбе ике медалист бирде

Зәйдә урта мәктәпне тәмамлаучы 245 егет һәм кызның 23е медальгә ия. Медаль алучыларның иң күбе шәһәребезнең 2нче (6), 7нче(4) мәктәпләре. Авыл мәктәпләреннән Кадер мәктәбенә тиңнәр юк: биредә Рамис Миннегалиев белән Андрей Цыганов мәктәпне медальгә тәмамлады. Рамис Казан авиация институтына укырга барырга җыена. Яхшы укуы өстенә ул спортчы, техникага да хирыс....

Зәйдә урта мәктәпне тәмамлаучы 245 егет һәм кызның 23е медальгә ия. Медаль алучыларның иң күбе шәһәребезнең 2нче (6), 7нче(4) мәктәпләре. Авыл мәктәпләреннән Кадер мәктәбенә тиңнәр юк: биредә Рамис Миннегалиев белән Андрей Цыганов мәктәпне медальгә тәмамлады. Рамис Казан авиация институтына укырга барырга җыена. Яхшы укуы өстенә ул спортчы, техникага да хирыс.

-Андрей химия белән математика фәннәреннән аеруча яхшы укыды. Химия буенча республика күләм олимпиадада уңышлы чыгыш ясады, шулай ук спортны ярата, -диде тантанага килгән мәктәп директоры Равил Миннегалиев, укучылары белән чиксез горурланып. Сез аларны рәсемдә күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: