Зәй офыклары

Зәй районында беренче квартал нәтиҗәләре буенча икътисадта үсеш күзәтелә

Татарстандагы кебек, безнең Зәй районында да социаль-икътисади үсеш күзәтелә. Агымдагы елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча күпчелек күрсәткечләрдә уңай динамика чагыла. - 2015 елның өч аенда чыгарылган продукция күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр 6 миллиард 332 миллион сумны тәшкил итте, бу, 2014 елның беренче квартал нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 4,6 процентка артык. Бу...

Татарстандагы кебек, безнең Зәй районында да социаль-икътисади үсеш күзәтелә. Агымдагы елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча күпчелек күрсәткечләрдә уңай динамика чагыла.

- 2015 елның өч аенда чыгарылган продукция күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр 6 миллиард 332 миллион сумны тәшкил итте, бу, 2014 елның беренче квартал нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 4,6 процентка артык. Бу - республика муниципаль районнары арасында 8нче күрсәткеч. Үсеш беренче чиратта районның нефть табу предприятиеләре эшчәнлегенә бәйле: нефть табу 29 процентка арткан. Сәнәгать җитештерүе предприятиеләренә килгәндә, электр энергиясе һәм автомобильләр өчен тәгәрмәчләр җитештерүдә бераз кимү күзәтелә, әмма аны башка предприятиеләрдәге үсешнең яхшы булуы артык сиздерми, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, гомуми нәтиҗәләргә тукталып.

Мәсәлән, "Техно" заводы беренче кварталда 630 миллион сумлык продукция җитештергән, бу, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 23,6 процентка артык (ул районда җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләменең 9,7% дигән сүз). "ТатЭК" ҖЧШ исә өч айда 98 миллион сумлык продукция җитештергән, бу 2,1 процентка үсешне күрсәтә. Тимер-бетон эшләнмәләр заводы да темпларны арттыра: биредә 20 миллион сумлык продукция әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: