Зәй офыклары

Зәй районында шикәр чөгендере алу яртысына якынлашты

Зәйдә чөгендер алу эше зур оешканлык белән дәвам итә. 28 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 3858 гектарда алынып, 158178 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 46 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә. Басуларда 11 "Ропа" комбайны эшли. Татлы тамыр алуда "Зәй"...

Зәйдә чөгендер алу эше зур оешканлык белән дәвам итә. 28 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 3858 гектарда алынып, 158178 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 46 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә. Басуларда 11 "Ропа" комбайны эшли. Татлы тамыр алуда "Зәй" белән "Зәй шикәре" агрофирмаларына тиңнәр юк. "Зәй"дә уңыш гектарыннан уртача - 450, "Зәй шикәре" агрофирмасында - 426 центнер. "Зәй" агрофирмасының "Шепкә" бүлекчәсендә татлы тамырның гектарыннан 460 центнер уңыш җыела.

Бу бүлекчәдә чөгендер алу барышы турында язма газетабызның алдагы санында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: