Зәй офыклары

Зәй районында шикәр чөгендере алуга керештеләр

Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере алуга кереште. Беренчеләрдән булып кырлардан татлы тамыр азыкны җыюны "Зәй шикәре" агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсе механизаторлары башлады. Хәзер аларга ""Восток" һәм "Зәй" агрофирмалары бүлекчәләре дә кушылды. Гомумән, агымдагы елда районда шикәр чөгендере 8400 гектар мәйданда үстерелде. Шуның 533 гектары "Восток" агрофирмасының Ал. Бистәсе бүлекчәсендә...

Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере алуга кереште. Беренчеләрдән булып кырлардан татлы тамыр азыкны җыюны "Зәй шикәре" агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсе механизаторлары башлады. Хәзер аларга ""Восток" һәм "Зәй" агрофирмалары бүлекчәләре дә кушылды. Гомумән, агымдагы елда районда шикәр чөгендере 8400 гектар мәйданда үстерелде. Шуның 533 гектары "Восток" агрофирмасының Ал. Бистәсе бүлекчәсендә үстерелде хезмәтчәннәре тарафыннан игелде.

- Без быелгы сезонны алдагы елларга карый шактый иртәрәк - 16 августта ук башладык. Төп максат - уңышны соңга калдырмыйча үз вакытында җыеп, чимал эшкәртү заводына озату. Район территориясендә барлыгы 11 комбайн һәм 3 төяүче техника эшли. Һәр шикәр чөгендере алу комбайнына ике механизатор ике сменада эшләү өчен билгеләнде. Әлегә кырларда эш бер сменада алып барыла, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, "Восток" агрофирмасының Ал. Бистәсе бүлекчәсендә уңыш җыю эшен күзәтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: